ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Әлки районы Карга авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

0

Әлки районы Карга авылында модульле фельдшер акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Азат Низамиев яза.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, якташыбыз, «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиев, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Карга авылы халкы катнашты.

« Мин бүген сезне, каргалыларны, фельдшер функтының яңа бинасы ачылуы белән кайнар котлыйм. Бу яңа пунктта беренче медицина ярдәме күрсәтү, тикшерүләр үтү буенча бик күп төрле заманча җиһазлар бар. Сез бирегә чирләмичә – тикшеренергә, фельдшердан киңәш алырга гына килсәгез иде», – дип теләде Александр Никошин.

Ул Гаилә елы уңаеннан махус хәрби операциядә катнашучы Рәмиснең әти-әнисе Миңнегөл һәм Фәнис Галиуллиннарга, үрнәк гаилә Гөлназ һәм Илгизәр Фәттаховларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Сезнең Карга авылында 400 гә якын кеше яши. Авыл өчен ФАП бик мөһим корылма. Сезнең фельдшерыгыз Роза Галиева 38 ел әйбәт кенә эшли. Биредә фельдшер пункты бар иде. Әмма якташыгыз Фоат Вәлиев «Каргада заманча ФАП төзик», дип бик сорагач, без аны программага керттек. Аның өчен урыны да әйбәт сайланган. Шундый туган җирен кайгыртучы якташыгыз булганга сөенегез. Үзегез исә сәламәт булып, рәхәттә яшәгез», – диде республика сәламәтлек саклау министры.

«Бу урында «Кызыл Шәрык-Агро»ның бик иске, ямьсез идарә бинасы тора иде. Без аны әйбәтләп сүтеп, урынын чистартып шундый бина төзеттерә алдык. Район җитәкчесенә һәм сәламәтлек саклау минмистрына бу эштә булышканнары өчен рәхмәт», – диде Фоат Вәлиев.

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Миңһаҗев төзелеш эшләрен башкаруда ярдәм итүчеләргә барлык авыл халык исеменнән рәхмәт әйтеп истәлеккә бүләкләр тапшырды.