ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесендә соңгы IPhone отучы билгеле булды

0

«Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында шул исемдәге фотобәйгенең уникенче җиңүчесен ачыкладылар. 20:00 сәгатьтә «Лада Веста» машинасы уйнатыла. Хәзергә бәйгедә 85 931 кеше катнашкан.

iPhone 15 смартфонының уникенче хуҗасы Алия Илдарханова булды. «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында күрсәтелгәнгчә, ул Түбән Камада яши.

Бәйге катнашу өчен Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган махсус беләзек белән сайлау участогы (бинаның тышында, ә эчендә түгел) фонында гаилә белән фотога төшәргә, алга таба бу фотоны социаль челтәрдә (мәсәлән, «ВКонтакте»да) аккаунтка урнаштырырга һәм #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы дигән ике мәҗбүри хештег куярга кирәк иде.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.