«Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесенең сигезенче җиңүчесе ачыкланды
Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар көнендә уза торган «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» фотобәйгесенең сигезенче җиңүчесе булып Ландыш Потапова табылды. Аның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында ул Әлмәттә яши дип күрсәтелгән. Яңа iPhone 15 смартфонына ия булучыны ТНВ телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны студиясендә әйттеләр. 15:00 сәгатькә әлеге бәйгедә инде 50 443 кеше катнашкан.
Бәйгедә катнашу шартлары мондый: Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган махсус беләзек белән сайлау участогы (бинаның тышында, ә эчендә түгел) фонында гаилә белән фотога төшәргә кирәк. Сурәттә сайлау участогына керә торган урынның танып була торган элементы: мәсәлән, язу, плакат яки баннер булырга тиеш. Фотода беләзек 18 яшькә җиткән кимендә бер кешедә күренергә тиеш.
Алга таба бу фотоны социаль челтәрдә (мәсәлән, «ВКонтакте»да) аккаунтка урнаштырырга һәм #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы дигән ике мәҗбүри хештег куярга кирәк. Аккаунт һичшиксез ачык булырга, аватарда фото булырга тиеш. Моннан тыш, Татарстан территориясендә теркәлгән, республика кешесе генә катнашучы була ала.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», Гадел Россия – Патриотлар – гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва итә.
Алдарак «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде дип хәбәр иткән иде. Көн уртасына Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты тавыш биргән.