Политолог Кутилов сайлау турында: Сайлауга килү күрсәткече югары, өметләр яхшы
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау тыныч уза, сайлауга килү күрсәткече югары. Бу хакта политолог, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов тавыш бирүгә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
«Хәзерге вакытта Үзәк сайлау комиссиясе игълан иткән күрсәткеч гадәттәгечә булуын күрәбез. Иртәнге 10нар тирәсенә 15 процент сайлаучы сайлау участокларына килә. Бу гадәти практика. Участокларда сайлаучыларның активлыгы зур дигән сүз», – дип белдерде политолог.
Аның сүзләренчә, Татарстанда хәзерге вакытта участокларда хилафлыклар теркәлмәгән.
«Барысы да штатлы режимда дип әйтә алабыз. Сайлауга килү күрсәткече зур, тавыш бирү гадәти режимда бара. Өметләр позитив һәм яхшы», – диде Кутилов.
- Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.