Зилә Вәлиева: Күзәтү институты – сайлау нәтиҗәләренә ышанычны арттыру коралы
Күзәтүчеләр сайлау нәтиҗәләренә ышанычны арттыра һәм тавыш бирү процессы барышының үтә күренмәлелеген тәэмин итә. Бу хакта Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева Иҗтимагый палата каршындагы сайлауда җәмәгатьчелек күзәтүе үзәгендә утырышта әйтте.
«Әлегә күзәтү институты гамәлдә озак түгел, ләкин бу елларда ул барлык сайлауларның мәҗбүри элементына әйләнде. Һәм әлбәттә, беренче чиратта, бу сайлау нәтиҗәләренә ышанычны арттыру, сайлауның ачыклыгын тәэмин итү коралы булганга», – диде Вәлиева.
Ул ситуацион үзәктә Иҗтимагый палата әгъзалары, экспертлар белән берлектә юристлар да эшләвен искәртте, чөнки һәркемнән нинди дә булса сорау килергә мөмкин.
«Без үстерә башлаган тәҗрибәләрнең берсе – туры элемтә. Сайлау көнне без муниципаль иҗтимагый палата рәисләре, активист җәмәгать эшлеклекләре белән аралашабыз. Алар туры элемтәгә чыгып, сайлаулар ничек узганын, күзәтүдә ничек катнашканнарын, нинди сораулар тууын, кайсы тәҗрибәләр яхшы булуын сөйли. Бүген дә тавыш бирү бәйрәм мохитендә бара. Барлык күзәтүчеләр урыннарында, төп эшләре белән мәшгуль», – диде Вәлиева.