ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Менделеевск районыннан гаилә: Балаларга сайлауларның бәйрәм булуын күрсәтергә кирәк

0

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 13 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында Менделеевск районыннан Кашаповлар-Нуриевлар гаиләсе булды. Алар 10 буыннан торган шәҗәрә төзегәннәр.

«Сайлауга бару – киләчәкне сайлау һәм балаларга үрнәк күрсәтү мөмкинлеге. Балачакта әти-әни белән сайлауга бару бәйрәм иде. Авылга сатучылар килә иде авылга. Балаларга сайлауларның бәйрәм булуын күрсәтергә кирәк», – ди гаилә.

«Алар үзләре белән шәҗәрә дә алып килгән иде. «Әни шәҗәрә төзү теләген белдергәч, без хупладык. Эзләнүләр вакытында бик күп мәгълүмат белдек, Дәүләт архивына мөрәҗәгать иттек. Безнең бөтен нәсел Татарстанда Менделеевск районында яшәгән. Бүгенге көндә 1710 елга кадәр тарихны, 10 буынны беләбез. Балаларга сөйлибез, алар елларны, исемнәрне белеп тора», – диде әниләре.

Гаилә кунакка мич коймагы пешереп килгән һәм аның да тарихы бар икән. «Сугыш вакытында бабай ятим кала. Өч бала күрше авылга бәрәңге җыярга барган. Һәр бәйрәмгә шул бәрәңгедән коймак пешергәннәр. Нинди генә авыр вакыт булса да, бәйрәм рухын саклар өчен, черек бәрәңгедән булса да, коймак пешергәннәр. Без дә бәйрәмнәрдә коймак пешерәбез», - дип сөйләде хуҗабикә.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау бүген, 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».