ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Политолог Виноградов сайлаудагы мохит һәм сайлауга килү күрсәткеченең бәйләнешен әйтте

0

Политолог, «Петербург сәясәте» фонды президенты Михаил Виноградов «Татар-информ»га сайлау участокларында мохит һәм сайлауга килү күрсәткече үзара ничек бәйләнгәне турында сөйләгән.

«Бу җитди эмоциональ импульс, уникаль тарихи вакыйга, бәйрәм итеп тоемлау – ул үзенә тартып тора. Ә кайбер төбәкләрдә сайлауга килү күрсәткече болай да югары булачагын гына көтеп эшләү сизелә. Татарстан беренче модельгә якынрак», – диде Виноградов.

Татарстанда тавыш бирүчеләргә «Гаилә белән сайлыйбыз!» беләзеген бирәләр, аның белән җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм «Казан» Гаилә үзәге янында кичке концертка керү каралган. «Моя Мишель» һәм Dabro төркемнәре, җырчы Niletto хедлайнерлар булачак. Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Иркә чыгышлары көтелә.

Татарстанның сайлау участокларында тавыш биреп кенә калмыйча, арзан бәядән азык-төлек һәм көнкүреш химиясен дә сатып алып була.