ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Зәйдә эзтабарлар отряды җитәкчесен туган көне белән сайлау участогында котлаганнар

0

Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылышына депутатлар сайлау барышы көнендә туган көнен – 59 яшен билгеләп үтә. Аны туган көне белән сайлау участогында котлаганнар. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

«Сәяси вакыйга белән бәйле көн буларак та бүгенге гомер бәйрәмем аеруча истәлекле көн булып кереп кала. Шәхсән үзем яшьләр белән якыннан эшләү, алар белән бергәләп Бөек Ватан сугышында ятып калганнарның сөякләрен казып алып җирләүдә катнашу сәбәпле, Ватан киләчәгенә сак караш миндә аеруча көчле. Бүген дә патриотик рух белән килдем сайлауларга», - дигән Виктор Михайлович.

Ул шәһәрнең физкультура – сәламәтләндерү комплексында урнашкан 1444нче сайлау участогында тавыш биргән. Виктор Никифоров әле күптән түгел генә Волгоград өлкәсендә алып барылган казу эшләрендә катнашулары белән дә уртаклашкан. Экспедиция Сталинград сугышы барган урыннарда Волгоград өлкәсенең Городищенский районында, Дон юнәлешендәге Вертячий хуторында алып барылды. Экспедициягә Зәйдән 16 кеше барды. Ун көн эчендә Зәй эзтабарлары алты солдат җәсәден тапкан. Аларны Волгоград өлкәсенең Вертячий хуторы районында хөрмәт белән җирләгәннәр.