ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Кондратьев: Барлык 2760 сайлау участогы да ачык, искиткеч атмосфера

0

Татарстанда Россия Федерациясе һәм республика гимннары астында барлык 2760 сайлау участогы ачылды. Сайлаучылар инде актив тавыш бирә, дип сөйләде «Гаилә белән сайлыйбыз!» марафоны эфирында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Мин әле генә сайлау участокларыннан килдем. Барлык 2760 сайлау участогы да ачык, искиткеч атмосфера. Алар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән ачылды. Сайлаучылар участокларга килә, тавыш бирә. Барысы да яхшы бара», - диде Кондратьев.

Башка төбәкләрдә участоклар иртәнге 8:00 сәгатьтә ачылса, Татарстан халкы өчен алар 7:00 сәгатьтән үк эшли башлады, дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, мондый адымга республика халкының сайлау активлыгы югары булу сәбәпле барырга туры килгән. Сайлау участоклары үз эшен 20:00 сәгатьтә тәмамлый. Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Федераль Иминлек хезмәте хезмәткәрләре һәм күзәтүчеләр барлык участокларда иминлекне тәэмин итә. Мәгълүмати кампания 81 массакүләм мәгълүмат чарасында узды, сайлауларга 400гә якын журналист аккредитацияләнгән.

«Бүген өчләтә бәйрәм булуын билгеләп үтәсем килә. 1812 елгы Ватан сугышында безнең җиңүне билгеләгән мөһим сугышка – Бородино сугышына бүген 212 ел тула. Бу әһәмиятле көрәш! Моннан тыш, әлбәттә, сентябрьнең икенче якшәмбесе – Танкист көне. Геройларыбызны данлыйбыз, алар безнең Ватанны саклаучылар, алар һәрвакыт безнең белән, без аларны котлыйбыз. Ә инде төп бәйрәм – сайлаулар», - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.