ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

«Алга» хәрбие: Иң мөһиме, кешеләр игелеклерәк булсын

0

Татарстанның «Алга» батальоны хәрбие Альфред Хәбибуллин махсус хәрби операция зонасына йөрәк чакыруы буенча киткән. Хатыны да читтә калмаган – волонтерлар рәтенә кушылган. Бу хакта хәрби ТНВ телеканалында «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны эфирында сөйләде.

«Моның өчен регуляр гаскәрләр бар, диделәр безгә. Әмма тарихны үзегез беләсез, һәрвакыт ирекле батальоннар булган. Бөек Ватан сугышын, яки аннан да иртәрәк – 1800 елларны алыйк. Һәрвакыт партизаннар, ирекле батальоннар, халык ополчениесе ярдәм иткән», - диде Хәбибуллин.

Хәрбинең гаиләсе, Альфред өчен бик борчылса да, аның махсус хәрби операция зонасына бару карарын хуплаган. «Барысы да күңелсезләнә, борчыла, бер-бер начар хәл булмасын, дип курка. Иң мөһиме, ярдәм итеп торсыннар», - дип аңлатты ул.

Хәрби хәзерге вакытта Татарстанда, эфирдан соң ул тавыш бирергә бара.

«Иң мөһиме, безнең кешеләр игелеклерәк булсын. Бу депутатлардан килергә, алар халык өчен шундый шартлар тудырырга тиеш», - дип йомгаклады хәрби.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.