ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Илсур Метшин Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

0

Казан мэры Илсур Метшин бүген иртән VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда үз тавышын бирде. Шәһәр башлыгы Казан дәүләт мәдәният институтында (Оренбург трактындагы 3 номерлы бина) урнашкан 340-нчы сайлау участогына килде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Илсур Метшин участок эше ничек оештырылуын тикшерде, шулай ук шәһәр халкын тавыш бирүдә катнашырга һәм гаиләләре белән «Казан» гаилә үзәге янындагы концертка килергә чакырды.

«Бүген Татарстан һәм аның башкаласы парламентка депутатлар сайлый – республиканың сәяси тормышында мөһим вакыйга. Халык тарафыннан сайланганнар биш ел дәвамында безнең хокукларны яклаячак һәм закон чыгару белән шөгыльләнәчәк, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә», - дип искәртте ул.