ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда бөртеклеләрнең 82 процентын җыеп бетергәннәр

0

Татарстанда бөртеклеләрне җыю 1,8 млн гектар мәйданда төгәлләнгән, ягъни планның 82 проценты үтәлгән. 3,95 млн тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 28,7 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белдерде.

ТР җитәкчесе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Җәббаров әйтүенчә, узган ике атна урып-җыю кампаниясе өчен уңайлы булган. Республикада борчак җыю тулысынча төгәлләнде, көзге бодайны суктыру да финиш сызыгына чыкты. Беренчесенең уңышы гектардан 17,9 центнер, икенчесенең уңышы 31 центнер булган.

Районнар акрынлап бөртеклеләрне җыеп алуны төгәлли. Узган атнада Әтнә районында урып-җыю эшен төгәлләделәр — 60 мең тонна уңыш җыелган, уңдырышлылык – гектардан 34 центнер. Спас районында 99 мең тонна (28,5 ц / га), Мамадыш районында 90 мең тонна, (30,3 ц/га), шулай ук Әлки районында 100 мең тоннадан артык (23,9 ц / га) уңыш җыеп алганнар .

Әмма кайбер муниципалитетларда урып-җыю эшләре 70 проценттан да кимрәккә төгәлләнгән. Иң түбән күрсәткеч Азнакай районында, анда эшнең 61 проценты тәмамланган. Аннан соң Актаныш һәм Әгерҗе районнары (66 процент), Югары Ослан һәм Чирмешән районнары (67 процент), Лениногорск районы (68 процент), Тукай районы (69 процент) тора.