ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

81 массакүләм мәгълүмат чарасы Татарстан Дәүләт Советына сайлауга аккредитация узган

0

8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда федераль һәм республика дәрәҗәсендә 81 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 400дән артык журналист мәгълүмат бирәчәк. Бу хакта «Татарстан Онлайн» студиясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Сезгә, журналистларга рәхмәт белдерәсем килә. Чыннан да, 81 басмадан – федераль һәм республика басмаларыннан 400 дән артык журналист аккредитацияләнгән. Сез бу процессның ачыклыгы буенча бик зур эш башкарасыз. Бу бик мөһим: ачык булу, кешеләрнең бу процесска һәм, әлбәттә, тавыш бирү нәтиҗәләренә һәм объективлыкка ышанычы бик мөһим», - диде ул.

Кондратьев шулай ук татарстанлыларны сайлау участокларына чакырды һәм аларның 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәген искәртте.

Татарстан VII Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде.

100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.