Алмаз Әсхәдулла: Без бәет, мөнәҗәтләр башкарабыз, борынгы аһәңнәрне яңгыратабыз
Без рәхәтләнеп төркемебез белән уйнарга риза, «Дәрт фестка» да килер идек. Әмма без повесткага кермибез, кызганыч. Дөресен әйткәндә, төркемнең җиңүләре бар. Узган елның сентябрендә Мисырда чыгыш ясадык. Егетләребез Төркия, Казахстанда булып кайтты. Төркемебезнең һәр шәхесе үз юлын алып бара кебек. Шулай да, без төркемебез белән җыелабыз, кирәк икән, уйныйбыз. Зур фестивальләр, чараларда чыгыш ясыйбыз.
Киләсе фестиваль Төркиянең Анталья шәһәрендә булачак. Узган елны без берничә тапкыр дәресләр уздырдык, курайда уйнадык. Күп кеше дәресләрен алып бара, мин аларның уңышларына шатмын. Яшьләр, балалар курай, кубыз ансамбльләре оештыра. Киләсе фестивальдә сәхнәдә алар ансамбльләрен күрсәтер. Ә без, төркем белән баян, гармуннан кала, думбра, кыл-кубыз, дәф һ.б. төрки дөньяга таныш уен кораллары белән татарлыгыбызны күрсәтербез.
Шулай ук, халыкара « TRT Avaz» төрек каналына чакыру килде, анда да язмабыз булыр. Антальядан соң Анкарага китәбез – анда без борынгы аһәңнәрне күрсәтербез. Татарларның, әлбәттә, танылган җырларны ишетәсе килер. Әмма без бәет, мөнәҗәтләр башкарабыз, ягъни борынгы аһәңнәрне яңгыратабыз.
Күп кенә ансамбльләр: «Ничек бу юлдан барырга, кайдан уен коралларын алырга?» – дип кызыксынып сорый. Зур проблемаларның берсе – уен коралларын табу иде. Без үзебезнең эшчәнлекне киңәйттек: «Алпар» иҗат һәм остазлар берләшмәсе буларак, уен коралларын да ясый башладык. Ансамбльләр үзләренең эшчәнлеген шул уен кораллары белән тулыландырса, ул төркемнәр дә зур фестивальләрдә катнаша алыр иде.
Казахстанның Атырау шәһәрендә думбралар фестивале булачак, үзебезнең мәдәниятне Казахстанда тәкъдим итәчәкбез. Бүген ипподромда безнең иҗатка нигезләнеп эшләнгән «Ат музее» ачылды. Без язган әсәр интерактив музейда яңгырап торачак. Һәр атның йөрешен төрле уен кораллары белән күрсәттек.
Без күргәзмәләрдә дә, төрле сәхнәләрдә дә күренәбез. Татарстан белән генә чикләнмибез. Төрки кардәшләребез – казахлар, ногайлар, кыргызлар һ.б. якын күрәм. Аларның туган якларында фестивальләр байтак. Мәйданчыклар кими калса, без бер дә күңелне төшермибез, эшебез дәвам итә: уен кораллары ясала, музыкаль әсәрләр эшләнелә. Процесс бара. Туктап торсак, һәр катнашучы үз эшчәнлеген алып бара. Ансамбльнең һәр егете этно юнәлештә үз юлын табып, минем кебек музыка уен кораллары, мәдәният белән «чирләп китсә», миннән дә бәхетлерәк кеше булмас, ди ул.
Лекторийда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.
- «ДәртФест 2024»: Татар киемнәре һәм музыкасы үсеше, мода күрсәтү, иҗат турында сөйләшү