ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Гидрометеорология үзәге Татарстанда сентябрьдә аномаль җылылыкның сәбәпләрен аңлатты

0

Сентябрьнең беренче ункөнлегендә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан ике градуска югарырак була. Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, тулаем алганда, бер ай эчендә температура режимы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу хакта» Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләде.

«Сәбәбе түбәндәгечә - Татарстанда, Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә кебек үк, антициклоник эшчәнлек өстенлек итә. Антициклон республикага югары температура фонын алып килде. Болыт юк диярлек, шулай ук явым-төшем ихтималы аз», - дип аңлатты ул.

Республикада мондый җылы һава торышы август ахырында күзәтелде, ул сентябрьнең беренче ункөнлегендә саклана. Якын киләчәктә шулай ук антициклоник эшчәнлекнең өстенлеге фаразлана.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 7 һәм 8 сентябрьдә, ял көннәрендә, явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура +4 градуска кадәр төшә, республиканың көнбатышында +12 градуска кадәр, көндез +21 +26 градуска кадәр көтелә.

Якынча фаразларга караганда, киләсе атна башында, 9 һәм 10 сентябрьдә, антициклональ һава торышы сакланачак. Бу чорда явым-төшем булу ихтималы зур түгел. Температура фоны бераз күтәреләчәк һәм төнлә +8..+14 градуска кадәр, көндез +22 + + 27 градуска кадәр була. Уртача тәүлеклек температура күрсәткечләре климат нормасыннан 3-5 градуска артыграк көтелә.