ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Гидрометеорология үзәге: төнлә кырау төшә, көндез +23 градуска кадәр җылыта

0

Җомга көнне, 6 сентябрьдә, Татарстанда һава температурасының үзгәрүе көтелә. Әгәр төнлә республикада суытса, көндез һава +23 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 13 метр тизлектәге җил булуы ихтимал.

Караңгы вакытта һава температурасы +2...+7 градуска кадәр, урыны белән туфракта 0 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары +18...+23 кә кадәр күтәреләчәк.