ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда төнге кыраулардан соң җылытачак

0

Бүген төнлә Татарстанда туфракта кырау төшүе күзәтелде. Әмма соңгы көннәрдә республикага йогынты ясаган антициклон күчү белән, кабат җылылык килә. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фаразында белдерелә.

Шулай итеп, 6 сентябрьдә төбәктә томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, урыны белән 0 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез синоптиклар +18..+23 градуска кадәр фаразлый. Явым-төшем ихтималы аз.

Ялларда, 7-8 сентябрьдә, коры һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы +4..+9 градус, көнбатыш районнарда +12 градус көтелә. Көндез +21..+26 градуска кадәр җылыта.

Якынча мәгълүматлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе явым-төшем ихтималы аз. Республикада төнлә +8..+14 градус һәм көндез +22..+27 градуска кадәр җылытуын дәвам итә. Бу климатик нормадан 3-5 градуска югары була.