ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Мәскәү мөфтияте»ндә Алжирдан килгән яшь мөселманнар кунак булды

0

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Шөмерлә шәһәрендә оештырылган футбол турниры тәмамлангач, Алжирдан килгән яшь футболчылар командасы туган якларына кайтышлый «Мәскәү мөфтияте» резиденциясендә булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә кунакларны Россия мөселманнары Дини җыены вәкилләре - Россия мөселманнары Дини җыены мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Мөхәммәдҗан Хөсәенов исемендәге ислам институты ректоры Абдулла хәзрәт Адыгамов һәм Мөхәммәдҗан Хөсәенов исемендәге ислам институтының ислам фәннәре факультеты деканы Ильяс Аллагулов җылы каршы алган.

Алжирның Россия Федерациясендәге илчелеге министр-киңәшчесе Мөхәммәд Сумани белән бергә балалар Мөхәммәдҗан Хөсәенов исемендәге ислам институтында булган. Анда аларга Россиядә Ислам үсеше тарихы, Ислам фәннәрен өйрәнү мөмкинлекләре турында сөйләгәннәр, шәкертләр белән таныштырганнар. Аннан соң кунакларны төшке аш белән сыйлаганнар һәм истәлекле сувенирлар тапшырганнар.

Искәртик, Чувашия Республикасының Шөмерлә шәһәрендә 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк балалар командалары арасында футбол буенча бертуган Кутыревлар истәлегенә багышланган традицион турнир узган. Ярышларга якындагы шәһәрләрдән, шулай ук Беларусь һәм Алжирдан сигез команда җыелган. Турнирны ачу тантанасында Россия, Чувашия һәм ике тугандаш илнең гимннары яңгыраган. Өч көн дәвамында төркем матчлары узган, анда яшь футболчылар плей-оффка чыгу өчен көрәшкән. Аннары финал булган.

Җиңүче итеп Йошкар-Ола командасы танылган. Икенче урында – Шөмерлә шәһәре командасы, өченче урында – Чебоксар футболчылары.

Җиңүчеләр һәм призерларны Чувашия Спорт министрлыгы кубоклары, медальләре һәм дипломнары белән бүләкләгәннәр. Шөмерлә шәһәре мәчете имам хатыйбы Дамир хәзрәт Әдиятуллинга халыкара турнирны оештыруда актив катнашуы һәм күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырганнар.