ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миңнеханов «Зенит-Казан»ны унынчы тапкыр Суперкубок яулавы белән котлады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов telegram-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә «Зенит-Казан» волейбол клубын унынчы тапкыр Россия Суперкубогын яулавы белән котлады.

«Унынчы Россия Суперкубогы «Зенит»та! Горурланабыз, егетләр!» – дип язган республика җитәкчесе.

Кичә «Зенит-Казан» Мәскәүнең «Динамо»сын 3:0 исәбе белән җиңде һәм чираттагы тапкыр Россия Суперкубогы иясе булды. 8 сентябрьдә ил чемпионатының беренче турында Казан волейболчылары Белгородка киләчәк һәм «Белогорье» командасы белән уйнаячак.