ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан шәһәр һәм районнарында Сайлаучы көннәре узды

0

ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү алдыннан республикада Сайлаучы көннәре узды. Сайлау комиссияләре әгъзалары тавыш бирүчеләр белән очрашты, сайлаулар турында сорауларга җавап бирде һәм яшьләрне тавыш бирүгә чакырды.

«Быел март аенда беренче тапкыр тавыш бирүче татарстанлыларның 95 проценты үзенең конституцион хокукыннан файдаланды, сайлауга килде, ил Президенты өчен тавыш бирде (Владимир Путин – Т-и иск.). Бу якшәмбе яшьләребез тавыш бирүгә шулай ук җаваплы карар, дип ышанам. Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүдә 17 мең тирәсе беренче тапкыр тавыш бирүче катнаша ала», - дип билгеләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Камада Сайлаучылар көне кысаларында Казан инновацион университетының В. Тимирясов исемендәге филиалында юридик факультет студентлары Түбән Каманың һәм Түбән Кама районының территориаль сайлау комиссияләре рәисләре белән очрашкан. Казанның 155 номерлы гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары һәм яшь укытучылар катнашында түгәрәк өстәл узган. Казанның Яңа Савин районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ольга Малышева Татарстан парламентын формалаштыру принциплары турында сөйләгән һәм сайлауларның мөһимлеген ассызыклаган. Теләчедә районның Яшь сайлаучылар клубы әгъзалары урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Теләче муниципаль районы җитәкчелеге һәм территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашкан. Питрәч районының Яңа Шигали авылында СССР Герое Г. Камалиев исемендәге күп профильле лицейда исә «Сайлаучы буларак әзер бул» дигән дәрес үткәргәннәр.

«Булачак сайлаучыларыбыз өчен Дәүләт Советына сайлауларга багышланган класстан тыш чара оештырдык. Тавыш бирүнең формаль чара гына булмавы, сайлаучы үзе өчен генә түгел, республика өчен, балаларының киләчәге өчен тавыш бирүе турында сөйләдек. Сайлауларга җаваплы мөнәсәбәтне кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Мондый эш киләчәктә һичшиксез нәтиҗә бирәчәк», - дип сөйләде Питрәч муниципаль районының 2755-нче участок сайлау комиссиясе секретаре Гөлшат Сәйфуллина.

Республика сайлау системасы Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга югары дәрәҗәдә әзер. Тавыш бирүне оештыру һәм уздыруга участок сайлау комиссияләренең 21 меңнән артык әгъзасы җәлеп ителгән. Бу якшәмбе Татарстан парламентына сайлауларда 2760 сайлау участогы үз ишекләрен ачачак, алар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.