ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мордовия Республикасы татар авылларының мәктәп укучылары Коръән укуда ярышты

0

Саранск шәһәренең «Әл-Мансур» үзәк җәмигъ мәчетендә «Иң яхшылар бишлеге» конкурсы кысаларында Саранскиның һәм республика татар авылларының мәктәп укучылары командалары Изге Коръәнне дөрес укуда көч сынашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Конкурс регламенты буенча 5 кешедән торган команда жюри каршында Коръән текстын укырга һәм мөмкин кадәр азрак хата җибәрергә тиеш булган.

«Бездә ел саен балалар арасында Коръән укучылар конкурсы үткәрелә, анда сүрәләрне ятлауның дөреслеге тикшерелә. Монда исә Коръәнне кәгазьдән укуның дөреслеге бәяләнде. Бу күпләр өчен Коръәнне яттан укуга караганда да авыррак», - диде Коръән уку конкурсының жюри рәисе, Саранск шәһәре Үзәк җәмигъ мәчете имамы Айсы хәзрәт Юмаев.

Шуңа да карамастан, командаларның күбесе биремне уңышлы үтәгән һәм лаеклы әзерлек дәрәҗәсе күрсәткән.

Өченче урынны Азюрка авылыннан «Рамазан» мәчете командасы яулаган. Икенче урында исә Саранскидан «Әл-Мансур» мәчете һәм Ләмбрәдән «Иман» мәчете командалары. Ә җиңүче итеп Азюрка авылыннан «Рәҗәп» мәчете командасы танылган.

Конкурсны оештыручылар катнашучыларны котлаган. Шулай ук алар җиңүче командаларның уңышы – имамнарның, укытучыларның һәм балаларның әти-әниләренең системалы эше нәтиҗәсе, дип ассызыклаган