ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Песков: Россиядә хәзерге вакытта мобилизациянең яңа дулкыны турында фикер алышулар юк

0

Россиядә хәзерге вакытта мобилизациянең яңа дулкыны турында фикер алышулар юк. Бу хакта Владивостокта уза торган IX Көнчыгыш икътисади форум кысаларында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Мондый фикер алышулар алып барылмый», - дип ышандырды РФ Президентының матбугат сәркатибе, бу хакта сорауга җавап биргәндә.

Шул ук вакытта, Песков сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашу өчен Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр саны арта.

Элегрәк, июль аенда, РФ Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев 2024 ел башыннан 190 меңгә якын Россия гражданы хәрби ведомство белән контракт төзегән, дип хәбәр итте.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.