ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кадрия Идрисова «Татар кызы» финалистларына: Татар кызының чәче җыелган булырга тиеш

0

«Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалистларына аш-су буенча осталык дәресе үткәргән. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат очрашуында ул үзенең күзәтүләре белән уртаклашты.

«Финалга узу кызлар өчен үзе бер зур җиңү булып тора, бу – зур уңыш һәм куаныч. Мин беренче елларны күз алдына китерәм дә, шатланам. Беренче елларда токмач кисү, камыр басуларны «йә, Ходай» дип искә төшерәм. Хәзер миңа шундый рәхәт, чөнки сез әзер көе киләсез. Сезгә тагын да артыгын өйрәтәсе килә. 30 кызның кискән токмачын без ресторанга калдырдык, бу – эш күрсәткече», – дип сөйләде ул.

Ул тагын бер әйбергә басым ясады һәм игътибар итәргә өндәде.

«Татар кызы»на килгәнсез икән, чәчләр җыелган булырга тиеш. Шундый еллар булды: Болгарга барыр алдыннан һәрберсенең чәчен үрдерә, җыйдыра идем. Бу әйберне күңелегезгә салып куегыз. Татар кызының чәче җыелган булырга тиеш. Һәрвакыт елмаюлы йөз, мөлаемлек сездә бар. Мин телгә дә сокланам, бер кыз да: «Мин сезне аңламыйм», - дип утырмады. Димәк, үсеш бар. «Татар кызы»ның эзе күңелегезгә сеңеп калсын, бер вакытта да югалмасын», – диде ул һәм уңышлар теләде.

Искәртеп узабыз, Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалы 11нче сентябрьдә Пензада узачак. Финалга узган 11 кыз хәзерге вакытта Казанда әзерлек этабын уза.