ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миңнеханов Путин белән Малайзия премьерының эшлекле кичке ашында катнашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимның рәсми сөйләшүләреннән соң булган эшлекле кичке ашта катнашты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Мин Владивостокка Көнчыгыш икътисади форумына эш сәфәре белән килгәч, Президент Владимир Путин белән очрашу хөрмәтенә ия булдым. Кичке аш вакытында да дәвам иткән сөйләшүләребез <...> тирән, күпьяклы һәм продуктив булды», - дип бәяләде сөйләшүләрне Әнвәр Ибраһим үзенең рәсми ресурслардагы битләрендә.

Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры белән очрашу үткәрде. Анда алар Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләте һәм Россия (аерым алганда Татарстан) компанияләренең хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышты.