ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

«Минем тавыш» форумында катнашучылар Дәүләт Советына сайлауга әзерлек турында сөйләшәчәк

0

5 сентябрьдә Татарстанда «Минем тавыш» республика сайлаучылары форумы старт ала. Анда катнашучылар республика Дәүләт Советына сайлауга әзерлек, шул исәптән сайлаучылар тавышын яклау, алдагы тавыш бирүнең легитимлыгын тәэмин итү, күзәтүчеләр эше турында фикер алышачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Чара 13.00 сәгатьтә башлана. Сессиядә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Дәүләт Думасы депутаты, Контроль комитеты рәисе Олег Морозов, республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, РФ Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо һәм сәяси консультант, «Дарвин теориясе» маркетинг коммуникацияләре агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов катнаша.

Татарстанлылар спикерларның чыгышларын туры эфирда күрә һәм аларга сораулар бирә ала. Трансляция выборы2024.онлайн сайтында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Минем тавыш» бергәлегендә алып барыла.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде.

100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.