Коробченко: Татарстан Таҗикстанга технопарклар төзү тәҗрибәсен тәкъдим итәргә әзер
Татарстан Таҗикстанга технопарклар төзүдә тупланган барлык уңай тәҗрибәне тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Таҗикстан-Татарстан» бизнес–форумында чыгыш ясаганда белдерде. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Татарстан компанияләренең Таҗикстан партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятләве куандыра һәм безнең бизнес-миссия моңа дәлил. Мин Таҗикстанда технологик парклар булдыру буенча актив эш алып барылуын беләм. Татарстан барлык тупланган уңай тәҗрибәне тәкъдим итәргә әзер!» – диде Коробченко.
Искәртик, Татарстан делегациясенең Таҗикстанга сәфәре вакытында «Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтулин «Химград» технополисы индустриаль паркы эшчәнлеге һәм Таҗикстанда эшчәнлекне үстерү планнары, шул исәптән Россиянең зур компанияләре белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Шулай ук Татарстан делегациясе әгъзалары форумда катнашты, аның максаты -Таҗикстан белән Татарстанның сәнәгать кооперациясен һәм инвестицияләрне арттыру, яңа кадрлар әзерләү.
Тагын Коробченко Россиянең Таҗикстандагы Сәүдә вәкиле Евгений Кореньков белән очрашты. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы белдергәнчә, Татарстан Таҗикстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. Өстәвенә, сүз эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча партнерлык турында бара – кадрлар сәясәтеннән алып инвестиция активлыгына кадәр.