Татар китабы йортында Һади Такташ турында күргәзмә ачыла
Милли музей филиалы — Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Һади Такташ турында «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлый. Музей күргәзмәсенең презентациясе 6 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар китабы йортының яңа күргәзмәсе Һади Такташның мемориаль әйберләре коллекциясенә һәм шәхси архивына нигезләнә. Такташка багышланган тупланма Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана.
Шунысы кызык: 80 ел элек музейның әдәби бүлеге оеша башлагач, аның хезмәткәрләре беренчеләрдән булып Һади Такташ коллекциясен тулыландыру белән шөгыльләнә. Ул чакта шагыйрь белән бәйле предметлар Казанның Әдәби музеенда урын алыр дигән планнар булган. Хәзерге вакытта Милли музей фондларында Такташ архивының шактый зур өлеше җыелган.
«Гасырлар һәм минутлар» — Такташның Ленинга багышлап язылган поэмасы. Ул 1924 елда, төгәл 100 ел элек дөнья күрә. Күргәзмәнең тематикасы поэма тарихы белән генә чикләнми. Биредә Такташның кулъязмалары, хатлары һәм документлары, кайбер шәхси әйберләре күрсәтелә. Шулай ук аз билгеле фотосурәтләр, китаплар һәм башка материалларны күреп булачак.
Мисал өчен, күргәзмәдә Һади Такташның әнисе улы вафат булгач чыгарган бәетнең кулъязмасы тәкъдим ителә.
Күргәзмә 6 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр эшли. Бу вакыт эчендә музейда мәдәни һәм белем бирү чаралары да узачак. Татар китабы йортында камера концерты, классикның тормышы һәм иҗаты турында лекцияләр циклы, дискуссияләр һәм остаханәләр оештырыла. Шулай ук Казанда Һади Такташ белән бәйле урыннар буенча җәяүле экскурсия үткәрелә.