ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Ютазы районыннан күп балалы гаилә Россия Үзәк сайлау комиссиясе эшендә катнашачак

0

Ютазы районы Урыссу бистәсеннән күп балалы Абрамовлар гаиләсе ашыгыч рәвештә чемоданнарын тутыра. Алар Мәскәүгә сәфәр кысаларында Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмати штабы эшендә катнашачак.

Россиядә 2024 елда узган «Бөтен гаилә — сайлауларга!» республика конкурсында җиңүчеләр буларак, аларга бөтен гаиләсе белән Мәскәүгә бару кебек кыйммәтле приз бирелде.

Искәртик, Абрамовлар ул вакытта зур һәм тату гаилә белән сайлау участогына килгән, анда гражданлык бурычларын үтәгән, шулай ук үз гаиләләре, ил патриотларын ничек тәрбияләүләре һәм үзләренең гражданлык позицияләре турында видеоролик төшергән. Аларның ролигы Татарстанда иң яхшысы дип танылды.

Ирле-хатынлы Абрамовлар Ютазы районында яхшы таныш. Ирина Абрамова – махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә актив ярдәм итә торган «Доброшвеи» волонтерлык үзәгенә нигез салучы. Ә ире Евгений – бу игелекле эштә аның беренче ярдәмчесе.

«Мәскәүгә бару безнең өчен бик күңелле һәм дулкынландыргыч вакыйга. Без ирем белән журналистлар алдында чыгыш ясаячакбыз. Әлбәттә, чыыш ясау тәҗрибәсенә карамастан, бераз дулкынлану бар. Мәгълүмат үзәгендә эшләүдән тыш, безне мәдәни программа көтә. Мәскәү буенча экскурсия планлаштырылган, безнең балалар моңа аеруча шат», – дип сөйләде Ирина Абрамова.

Китәр алдыннан Абрамовлар Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин белән очрашты, ул аларга конкурста катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлы сәфәр теләде.

Татарстан VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде.

100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.

Материал Юлия Дәүләтбаева катнашында әзерләнде.