ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Уфаның «Нур» татар театры Чабаксарда чыгыш ясаячак

0

Уфаның «Нур» татар театры «Зур гастрольләр» программасы кысаларында спектакльләрен Чувашия башкаласы Чабаксарда күрсәтәчәк. Алар К.В. Иванов исемендәге Чувашия дәүләт академия драма театры сәхнәсендә була. Бу хакта «Башинформ» театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

26-28 сентябрьдә тамашачылар өч спектакль карый алачак: Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы, Илгиз Зәйниевнең «Хыяллар чынга ашкан җирдә» комедиясе, Зифа Кадыйрованың «Фатыйма»сы.

Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәкъдим ителә, диелгән хәбәрдә.