ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

8 сентябрьдә Татарстан халкы өчен сайлауларга багышланган кайнар линия эшләячәк

0

8 сентябрьдә Татарстанда гражданнарның сайлау хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хәбәр итә.

+7 (960) 049-68-14 телефоны буенча шалтыратып, гражданнар сайлау участогы урнашу урыны турында белә, тавыш бирү вакытында килеп чыккан проблемалар буенча консультация ала, һәм тавыш бирүгә бәйле сорауларын бирә алачак. Шалтыратулар 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Шулай ук WhatsApp (Россиядә экстремистик дип танылган Meta компаниясе продукты) мессенджерына хатлар җибәрергә була.

Гражданнарга ТР омбудсмены аппараты һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре консультация бирәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.