ru24.pro
World News
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан яшьләре «МедиаПритяжение» бөтенроссия проектында җиңү яулады

0

Татарстаннан яшүсмерләр медиакомандасы «МедиаПритяжение» бөтенроссия проектында җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта «МедиаБУМ» фестивалендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» матбугат хезмәте.

Бүләккә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Ленинград, Пенза, Кемерово һәм Тверь өлкәләреннән, Марий Эл һәм Удмуртия Республикаларыннан барлыгы 11 финалист лаек булды.

Проект инде өченче тапкыр уза. Ул мәктәп укучылары, студентлар һәм педагогларга медиасфера белән танышырга мөмкинлек бирә. Экспертлар белән эшләү ярдәмендә алар төрле юнәлешләр буенча мөһим гамәли күнекмәләр ала, төбәкнең һәм хәтта илнең мөһим вакыйгалары турында кызыклы контент булдыра.

Экспертлар командаларның «МедиаЦентры» номинациясендәге проектларына аерым бәя биргән һәм берничә җиңүчене сайлаган: «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге базасында үзәк оештырган өчен Чаллы яшүсмерләр пиар-командасы җиңүче дип танылган.

«Без берничә көн дәвамында лонгрид ясадык. Аның барлык төрләрендә эшләдек. Видео төшердек, зур текст яздык, фотографияләр ясадык, креатив карточкалар дизайнладык. Бу тема фантазия өчен киңлек бирә, шуңа күрә без буш вакытның бер генә минутын да әрәм итмәдек, контент әзерләдек. Без үзебезгә ышандык һәм уңышка ирешә алдык», - дип уртаклашты Чаллыдан катнашучы Юлия Медведкина.