Татарстанда атна уртасына кадәр җәйге эсселек саклана
Татарстанда кояш антициклоны сәбәпле урнашкан җәйгечә эссе һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Иртәгә, 3 сентябрьдә, төбәктә элеккечә бик җылы була. Төнлә явым-төшем көтелми, кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Көндез Татарстан аша атмосфера фронты уза, шул сәбәпле урыны белән бераз яңгыр ява. Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +3..+8 градус (көнбатышта +13 градуска кадәр), ә якты вакытта +22..+27 градус була.
Чәршәмбе, 4 сентябрьдә, республикага чираттагы антициклон йогынты ясый башлый. Җитди явым-төшем ихтималы аз. Төнге сәгатьләрдә +4..+9 градус (көнбатышта +12 градуска кадәр) көтелә. Көндез исә һава агымнары төньяк-көнчыгыштан була, бу сәбәпле термометр баганалары +15..+20 градустан югары күтәрелми.
Пәнҗешәмбе һәм җомга, 5 һәм 6 сентябрьдә, Татарстанда эссе булмаган антициклональ һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы зур түгел. Һава температурасы төнлә +4..+9 градус, көндез +15..+20 градус була. «Төньяк киңлекләрдән саф һава агымы республиканың һава бассейны чистаруга ярдәм итәчәк», — дип билгели синоптиклар.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә, 7 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы шулай ук зур түгел. Һава температурасы бераз арта – +17..+22 градуска кадәр.
Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда сентябрь ае нормадан бер градуска җылырак була.