ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Васильеводан махсус операциядә катнашучы хәрби кызын 1 сыйныфка озатты

0

Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән Варлам кушаматлы хәрби кызын беренче сыйныфка озату өчен ялга кайткан. Хәрби 2023 ел башыннан бирле алгы сафта хезмәт итә.

Ул хәрби хезмәтен Авдеевка юнәлешендә, «Үзәк» гаскәрләре төркемендә уза. Саклану министрлыгы белән килешү төзеп хезмәткә киткән, чөнки Ватан сагына басарга кирәк, дип карар иткән.

Шушы көннәрдә Варлам кызы Валерияне 1 сыйныфка озату өчен ялга махсус кайткан. Кызы Васильево бистәсендәге Н. Волостнов исемендәге кадет мәктәбендә укыячак.

«Кызым һәм хатыным Анастасия өчен минем кайту сюрприз булды. Мин нибары 15 көнгә кайттым, кызым өчен иптәшем белән алмашып тордым. Аның тормышындагы бу мөһим көнне калдырырмын дип бик курыктым. Кичә бергәләп букет сайладык. Бу хисләрне аңлатып булмый, кызым өчен бу көннең үзенчәлекле булуын теләдем», – дип сөйләгән Варлам.

Хәрби Яшел Үзән районы халкына һәм волонтерларга махсус операциягә җибәргән гуманитар ярдәм өчен рәхмәт әйтте.

«Җиңү безнең якта булыр дип ышанам!» – диде ул.

1 августтан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән килешү төзегән гражданнарга 1,7 млн сумга кадәр акча бирелә. Түләүләр күләменең артуы Россия Президентының хәрбиләргә 400 мең сум федераль түләү (элек 195 мең иде) турындагы яңа карары белән бәйле, бу күрсәтелгән чорда махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен килешү төзүчеләргә кагыла.

Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында килешү буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.