Миңнеханов Россия Генераль прокуроры урынбасары Пономарев белән кадрлар турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Генераль прокуроры урынбасары Юрий Пономарев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар гражданнарның хокуклары һәм социаль гарантияләр үтәлүне контрольдә тоту, шулай ук кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Татарстан прокуроры Альберт Сөярголов һәм Россия Федерациясе прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры Елизавета Демидова-Петрова катнашты.