ru24.pro
World News
Сентябрь
2024

Мәскәүнең Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәге татар теле курсларына чакыра

0

Мәскәү шәһәре төньяк-көнчыгыш административ округының «Ихсан» җирле ислам дини оешмасы каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәге чираттагы тапкыр балалар һәм олылар өчен татар теле курсларын башларга әзерләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну белдерүче мәскәүлеләр саны елдан-ел арта бара. Курсларны зур тәҗрибәгә ия мөгаллимнәр заманча методика һәм аутентик материаллар кулланып үткәрә. Курслар программасы, фонетика, грамматика, сөйләм практикасы һәм культурологик компонентларны да кертеп, телнең төрле аспектларын колачлый.

Татар теле курслары ике дәрәҗәгә (башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләр) бүленә. Башлап өйрәнүчеләр өчен курслар өч айга исәпләнгән. Алар һәркайсы берәр сәгать дәвам иткән 13 тематик дәрестән торачак. Дәресләр «Гаилә», «Һөнәрләр» «Кием предметлары», «Туган шәһәр» һ.б. темаларга бүленәчәк. Курсларга йөрүчеләр шулай ук татар әлифбасын, грамматика нигезләрен, сораулар бирергә һәм санарга өйрәнер дип көтелә. Дәвам итүчеләр өчен дәресләр үзәктә сентябрьдән майга кадәр даими нигездә үткәрелә.

Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәгендә дәресләр 15 сентябрьдә башлана, алар балалар һәм олылар өчен һәр якшәмбедә узачак.