ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда көзнең беренче төнендә томан төшәчәк

0

Иртәгә, 1 сентябрьдә, Татарстанда һава торышы начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада урыны белән, шул исәптән Казанда да, тагын томан төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә төбәк территориясендә түбән температура фоны фаразлана (+4..+9 градус). Көндез исә янә шактый җылы була.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Гидрометеорология үзәге Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу турында кисәтте.