ru24.pro
World News
Август
2024

Бүген Актерлар йортында яңартылган Балалар театр студиясенә кастинглар башлана

0

Бүген Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «Репетиция» дип аталган Балалар театр студиясенә кастинглар башлана.

«Кастинг өч яшь төркеме буенча үткәрелә. Нәниләр төркеме (татар һәм рус телләрендә) – 8-10 яшьлекләр; Урта төркем (татар телендә) – 11-13 яшьләрдә; Өлкән төркем (рус телендә) – 14-17 яшь», диелгән Актерлар йорты хәбәрендә. Башлана вакыты – 12.00

Кастингта катнашучы түбәндәге биремнәр буенча тикшерелә: 1) мәсәл, проза, шигырь; 2) вокал (1-2 A capella җыр); музыкаль композиция асытнда төрле стихияләр (су, һава, ут) темасына бию-импровизация; төрле персонажларны сыйфатлаган бию.

«Репетиция» Балалар театр студиясенең җитәкчесе – актриса, педагог, продюсер Гүзәл Сибгатуллина, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укучысы, ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлаган.

Педагоглар: актерлык осталыгы буенча педагог - «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе артисты Искәндәр Нураҗинов; пластика буенча педагог – биюче, «MON» театраль мәйданчыгы проектларында катнашучы, перформер Евгений Скрипачев; вокал буенча педагог – Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең эстрада-джаз бүлеге чыгарылышы, халыкара конкурслар лауреаты Екатерина Хлебникова.

«Репетиция» театр студиясенә йөрүчеләр дәресләрдән тыш, Татарстан театр әһелләре берлеге проектларында катнашалар, күренекле белгечләрдән осталык дәресләре алачаклар, Татарстан театрларының сәхнә артына экскурсияләр каралган.

  • 2012 елдан Татарстан Театр әһелләре берлеге карамагында Наилә Гәрәева җитәкчелегендә «Нур» театр студиясе эшләде. 2024 елдан студия яңа форматта эшли башлый, укулар татар һәм рус телләрендә үтәчәк.