ru24.pro
World News
Август
2024

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа «Гаилә» күп профильле лицеенда булды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның М-14 микрорайонында 133нче «Гаилә» күп профильле яңа лицейда булды. Аны республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгариф учреждениесе 1224 укучыга исәпләнгән, балалар белән 44 педагог шөгыльләнәчәк. Өч катлы бинада 52 уку кабинеты, шуларның 20се башлангыч сыйныфлар өчен, 300 кешегә исәпләнгән актлар залы, рекреацион зоналар, зур һәм кече спорт заллары, ашханә бар.

Рөстәм Миңнехановка яңа лицейда заманча технологияләрне өйрәнүгә басым ясалуы турында сөйләделәр. Креатив индустрияләр мәктәбе һәм дроннар белән идарә итәргә өйрәнү өчен балалар үзәген ачу планлаштырыла. Өстәмә белем бирү оешмасы нәфис гимнастика, футбол, хореография түгәрәкләрендә, журналистика һәм робототехника секцияләрендә, керамикадан эшләнмәләр ясау остаханәләрендә дәресләр белән тәкъдим ителәчәк.