ru24.pro
World News
Август
2024

Актаныштан Рил Әхмәтҗанов: Агымдагы ел умартачылар өчен яздан ук авыр килде

0

Агымдагы ел умартачылар өчен яздан ук авыр килде. Әле менә яңарак кына умартачылар белән сөйләшеп тә алган идек. Былтыргыга караганда бал бездә өчтән бер өлеш генә... 3 тапкыр ким. Быел бал уңышын алуда планнарыбыз бик зурдан иде. Фацелия – юкәдән кала, бал бирү буенча икенче үсемлек, балы ифрат дәрәҗәдә тәмле. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге галимнәр әйтүенчә, елы туры килсә: аның 1 гектарыннан 1 тонна чамасы бал бирергә мөмкин.

Без ел саен районда, яз башында Актаныш технология техникумында умартачылык сорауларын игътибар үзәгенә алган киңәшмә үткәрәбез. Анда бөтен җирлекләрдән умартачылар җыела, һәм хуҗалыклардан баш агрономнар килә. Булган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәч, умартачыларга ярдәм булсын өчен, «Актаныш» һәм «Әнәк» агрофирмалары фацелия чәчтеләр. Форсаттан файдаланып, «Интертат» сайты аша аларның җитәкчеләренә – Рамиль Валиевка һәм Фаил Газетдиновка рәхмәт белдерәм.

Һава торышы шартлары начар булса да, алда атап узган культурадан яхшы гына бал уңышы булды. Файдасы тиде. Тулаем алганда, фацелия Актанышта һәм Чәчердә – 50, Яңа Кормаш һәм Киров авылларында 30 гектар чәчелде, гомумән 6 басу мәйданын биләде. Быел бу культураны чәчү һәм тәрбияләү технологиясе өйрәнелде инде, киләсе елга фацелия мәйданнарын арттырасы иде.

Аллага шөкер, безнең район кырларын химикатлар ярдәмендә эшкәртүдән проблема юк. Социаль челтәрләрдәге мессенеджерда район баш агрономнары төркеме бар, шунда кем, кайда нәрсә эшләячәге хәбәр ителә. Әле агрономнарның күбесе дә һәвәскәр умартачылар, якыннары да умарта асрап көн күрә.

Умарталар быел яхшы кышламаган иде, әлбәттә. Яз көне суыклар умартачыларга көн бирмәде, ә аннан соң яңгырлар иште генә. Шулай да, умартачыларыбыз кәефләрен төшермәде, быел гына районга 400-500 умарта пакетлары кайтты. Бер сөенечле яңалык: бал бәясе артты. Соңгы елларда, бер 5-6 ел, безнең якларда ул 1000-1300 сум булды, ә хәзер 3 литрлы банка – 1500 сум. Үзем менә 1800 сумга бал саттым, фацелия һәм карабодай балы 2000 сумга барып җитте. Бал хаклары бигрәк түбән иде бит.

Гомумән, Актаныш районында 311 кешенең умартасы бар. Ә менә күпләп бал кортлары асраучы 110 райондашыбыз бар. Узган ел бездә 1 умартадан уртача 20 килограм бал алынган. Ә быел 5-6 гына. Ә гомумән, 10 кило булуы нормага туры килә.

Тиздән Актанышта бал ярминкәсен уздырырга җыенабыз. Аның кысаларында умартачылар белән киңәш корырга да ниятлибез. Хәзер бездә рапс басулары бик күп, үткән ел 5 мең гектар булса, быел 3 мең генә ул. Аның кимүе дә безнең өчен олы плюс булды.

Күрше генә Башкортстанның Илеш районында, 2 ел чамасы, якында гына 1000 гектарлап карабодай чәчтеләр. Районыбыздан бер 50 умартачысы шунда бал кортларын чыгарды. Фацелия дә бетүгә, безнең тәҗрибәле умартачылар карабодай басулары ягына чыгуны хуп күрде. Рапс балын сату кыен, кулланучыга сыйфатлы товар кирәк. Әлбәттә, исәнлек-саулык булсын, киләсе ел уңышлары мул булсын иде инде, ди ул.

Умартачылар белән «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев сөйләште.

  • Умартачылар: «Бал уңышына май салкыннары да тәэсир итте»