ru24.pro
World News
Август
2024

Казанда яшь мөслимә киленнәрне курсларга чакыралар

0

Татарстан Диния нәзарәте яшьләр арасында популяр булган «Яшь килен» курсларына язылу башлану турында игълан итә. Курслар 1 октябрьдә 11 нче тапкыр үз эшен башлап җибәрәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киленнәр мәктәбе Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

Киленнәрне Казанның төрле урыннарында кызыклы очрашулар, танышулар һәм башка чаралар көтә.

Мәгълүмат нәтиҗәлерәк һәм җиңелрәк үзләштерелсен өчен, оештыручылар алдан видеолар һәм текстлар әзерләп куйды. Белемнәрне тикшерү өчен, һәр дәрестә тест узарга кирәк булачак. Мөслимәләр шулай ук марафоннарда һәм практикумнарда катнашачак.