ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда Курск өлкәсе укучыларына ярдәм акциясе башланды

0

Татарстан «Минем бизнес» үзәге төбәк бизнес-бергәлеге вәкилләрен һәм барлык битараф булмаган гражданнарны #МойбизнесПомогает Бөтенроссия хәйрия хәрәкәтенә кушылырга һәм Курск өлкәсе балалары өчен мәктәп кирәк-яракларын җыюда катнашырга чакыра.

Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу инициатива Курск өлкәсе укучыларын яңа уку елына әзерләргә ярдәм итәчәк. «Хәзер балаларны индивидуаль укыту өчен яңа техник чаралар — планшет һәм ноутбук, шулай ук мәктәп өчен теләсә нинди товарлар: ручка, буяу, альбом, рюкзак, көндәлек һәм башкалар кирәк», диелә министрлык хәбәрендә.

Өч ысул белән ярдәм итәргә мөмкин:

1) Мәктәп өчен кирәкле товарларны мөстәкыйль сатып алырга һәм ресепшенга яисә сезнең төбәкнең «Минем бизнес» үзәкләрендәге махсус акция урыннарына китерергә.

2) Әйберләрне маркетплейсларда OZON (Курск ш., Горький ур., 50) һәм WB (Курск ш., Катя Зеленко ур., 26 а) бирү пунктларына заказ бирергә. Посылканы алу өчен QR-кодны чат-ботка (@HelpKurskTogether_bot) җибәрергә кирәк.

3) Исәп-хисап счетына акча күчерергә: «Мир детства» өлкә хәйрия марафоны:

р/сч 40701810733000000033

ИНН 4632133740/ КГ 463201001

ОГРН 1144600001050 в Инспекции ФНС по г. Курску (код 4632) ОКПО: 21833885

ОКАТО: 38401369000 ОКТМО:38701000001 ОКОГУ:4210014

ОКФС: 13

ОКОПФ: 20400

#МойбизнесПомогает - бу Бөтенроссия хәйрия хәрәкәте. Аны Россия Икътисади үсеш министрлыгы «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ачылган «Минем бизнес» үзәкләре белән тәкъдим итте.

Актуаль мәгълүматны 8(843)524-90-90 «кайнар элемтә» номеры буенча ачыкларга була.