ru24.pro
World News
Август
2024

«Идел» үзәге 34нче тапкыр оештырган Татар яшьләре көннәре башланды

0

Бүген «Волга» үзәгендә Татар яшьләре көннәре башланып китте. Әлеге чара Татарстанда 34 тапкыр үтә. Ул ел саен «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла. Россиянең 26 төбәгеннән килгән 150 делегатны чараның рәсми ачылышында мәртәбәле кунаклар сәламләде.

«Бик зур рәхмәт, шулай матур итеп җыелышып килгәнегез өчен. Сез гади генә яшьләр түгел, чын активистлар! Сез – киләчәктә татар милли хәрәкәтен җитәкли торган кызларыбыз һәм егетләребез. Сез беләсез, өлкәләрдәге миллли хәрәкәт җитәкләгән апалар-абыйлар олыгая, аларга алмаш кирәк. Без актив рәвештә бу алмашны эзлибез, шуңа күрә шундый зур чара оештырабыз. Мин үзем дә монда 34нче тапкыр катнашам», — диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.

«Бу безнең өчен зур бәйрәм, зур тарих. Без сезнең белән бергә бу тарихны татар милләте, татар халкы өчен сакларга тиеш. Чыннан да бик зур һәм күңелле вакыйга», — диде ТР Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.

Рәсми ачылыш тантанасында җыр-моңнары белән «Казан егетләре» иҗат төркеме һәм Мөнир Рахмаев чыгыш ясады. Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен лаеклы затлар бүләкләнде.