Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей командасы белән очрашты
Бүген «Ак Барс» хоккей клубы базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа сезон башланыр алдыннан команда белән традицион очрашуы узды.
Татарстан Рәисе сезоннан өметләре белән уртаклашты һәм командага җиңүләр теләде.
«Без традиция буенча Сезнең белән очрашабыз. Төгәл ике тапкыр. Бу тренинг. Ике тапкыр сезон алдыннан, һәм плей-офф алдыннан. Минемчә, бу бик яхшы традиция. «Ак Барс» - безнең яраткан командабыз, ул республика бренды. Безнең яңа тренер. Без аның белән чиратлашып концертларга йөрибез. Сезнең футболкагыз Салават концертында иң төп бүләк буларак бирелә. Шуңа күрә, чынлыкта, Республика үз хоккее белән горурлана», - дип Миңнеханов сүзләрен китерә «Татар-информ»
Рәис шулай ук «Татнефть» компаниясенең һәм шәхсән аның президенты Наил Магановның хоккей үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
«Татнефть» компаниясе профессиональ һәм балалар хоккее өчен бик күп эш башкара. Һәм Наил Өлфәт улы Маганов ул «Татнефть» компаниясенең генераль директоры булудын тыш, ул федерация президенты һәм хоккей өчен җаваплы. Һәм без, әлбәттә, сезнең җанатарларыгыз. Бүген команданы үзгәртеп кору бара, яңа тренер, яңа бурычлар. Бурыч бер, әлбәттә - яхшы уйнарга. Безнең бурыч - сезнең өчен җан ату. Бернинди сорауларыбыз булмасын өчен шартлар тудыру да бурыч булып тора», - дип «Татар-информ» Миңнеханов сүзләрен китерә.
Шулай ук Рөстәм Нургалиевич команданың барлык оештыру эшләре вакытында хәл ителәчәген вәгъдә итте, әмма уңышка һәм Ходайның ярдәменә өметләнде.
«Әлбәттә, ел уңышлы булсын, имгәнүләр азрак булсын өчен Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәчәкбез. Һәм уңышлар, яхшы уен, яхшы сезон. Зур хөрмәт белән. Сез профессионаллар, сезнең һәрберегез безнең командага лаек, монда шик юк. Калганында, минем уйлавымча, барлык мәсьәләләр дә оештыру мәсьәләләре, алар барысы да хәл ителәчәк. Мин сезне тагын бер тапкыр сәламлим. Татарстанга рәхим итегез. Без сезнең фанатлар, без сезнең җанатарлар. Уңышлар сезгә!» - дип «Татар-информ» хәбәрчесе Рөстәм Миңнеханов сүзләрен китерә.
КХЛның яңа сезоны 3 сентябрьдә башлана. «Ак Барс» лигада беренче матчын 5 сентябрьдә «Салават Юлаев»ка каршы уздырачак. Очрашу «Уфа-Арена» да Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башлана.