ru24.pro
World News
Август
2024

Җәлил көрәштәше Адбулла Баттал туганы: Әтигә «бертуганың хыянәтче» дип әйткәннәр

0

Муса Җәлил белән бергә Плетцензее төрмәсендә җәзага тартылган Абдулла Батталның бертуганының улы Фәрит Батталлов гаилә тарихын сөйләде. Ул Муса Җәлил музей-фатирында узган очрашуга килгән иде.

«Без кечкенә вакытта әти бу теманы бик авыр кабул итә иде. Абдулла Батталны хыянәтче итеп санаганнар. Эшендә дә, белгән кешеләр тарафыннан да «бертуганың хыянәтче» дигән сүзләрне ишетергә туры килгән. Ул сүзләрдән әтинең характеры да бозылды. Бу тема миңа да тынычлык бирмәде, чит илгә чыгулар җиңеләйгәч, без 2009 елда Берлинга бардык. Аннан 2013 елда да бардык. Андагы архив, музей хезмәткәрләре белән очраштык. Абдулла Батталов яшерен оешма турында мәгълүматны ачкан дигән мәгълүматны раслый торган факт юк, диделәр. Шуны җиткерәсем килә: киләчәктә китап язганда яки фильм төшергәндә аның гаебе булмау күрсәтелсен иде», – диде ул.

Фәрит Батталов «Интертат» электрон газетасында алып барыла торган «Җәлилчеләр җире» проектына рәхмәт әйтте. «Бик куандырды бу проект, мәкаләләрне укуы кызыклы булды. Рәхмәт, Абдулла Баттал турында да язма чыкты», – диде ул.

«Җәлилчеләр җире» – Олы Тигәнәле авылы: Абдулла Батталга бер һәйкәл дә юк (яки кирәкме?)