ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстан синоптиклары томан төшү турында кисәтә

0

Иртәгә, 28 августта, Татарстанда һава торышы начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада урыны белән (шул исәптән Казанда да) томан төшәчәк.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атнада Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска югары була.