ru24.pro
World News
Август
2024

Казанда гриппка каршы вакцинация пунктларының беренче эш көнендә 858 кеше прививка ясатты

0

«Татар-информ»га Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, метро станцияләре янында гриппка каршы мобиль вакцинация пунктларының беренче эш көнендә 858 кеше прививка ясаган.

Прививка ясатырга теләк белдерүчеләр иң күбе «Имәнлек» метро станциясе янында күзәтелгән – биредә 171 кеше вакцинация ясаткан. Икенче урында – «Җиңү Проспекты» (161 кеше), өченчедә – «Кәҗә бистәсе» станциясе (156 кеше).

Искәртик, мобиль вакцинация пунктлары Казан метросының алты станциясе: «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре янында эшли. Прививканы 18 яше тулган барлык Татарстан халкы ясата ала, моның өчен паспорт күрсәтергә кирәк. Пунктлар көн саен 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли, хәтта бәйрәм һәм ял көннәрендә дә прививка ясатырга була.

27 августтан мобиль пунктларда шулай ук Казанның 60 яшьтән өлкәнрәк халкы өчен пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация ясату мөмкинлеге дә булдырылды.

Вакцинация – ул киләчәк эпидемиологик сезонда үзеңне грипптан һәм аның кыенлыкларыннан нәтиҗәле саклау ысулы, дип искәртә табиблар.