ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда 11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң үлгән

0

Татарстанда 11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң үлгән. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе мәгълүматы буенча, ул шаурманы Тәтеш шәһәрендәге «Нур» кафесында сатып алган булган.

Санитария ведомствосында хәбәр итүләренчә, баланың авыр инфекция йоктыруы турында мәгълүматтан соң, Ленин урамындагы кафеда эпидемиологик тикшерү уздырылган.

Тикшерү барышында кафеда санитария-дезинфекция режимы, ризыкларны саклау һәм әзерләү шартлары бозылуы, шулай ук персоналның шәхси гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве ачыкланган. Шәхси эшмәкәргә эшчәнлеген вакытлыча туктату турында беркетмә төзелгән. Кафены печатьләгәннәр. Материаллар судка тапшырылган.

«Татар-информ»га Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кыз бала үлү сәбәпле тикшерү үткәрелә. Хәзерге вакытта кыз үлеменең төгәл сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина чаралары алып барыла.