Кариев театрына яңа җитәкче тәкъдим ителде
Кариев театрына яңа директор тәкъдим ителде. Театрны Илнур Зөфәр улы Гайниев җитәкләячәк.
«Яңа җитәкчене коллективка Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тәкъдим иткән. «Ленар Сәетҗан улы әйткәнчә, хәзер иңне-иңгә куеп эшләргә дә эшләргә, бергәләп тамашачыга, халкыбызга хезмәт итәргә», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
- 2020 елдан башлап Илнур Гайниев Минзәлә театрын җитәкләде. Ул эәләгән чорда театрда 23 спектакль чыгарылган. «Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестивале гамәлгә куелды. 2023 елда Роберт Шәймарданов исемендәге мәктәп театрлары республика фестивале старт алды. Театрга нигез салган Сабир Өметбаевның туган ягында – Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында режиссерга бюст ачылды. Бюстны театр эшләтте. Президент грантлары фонды ярдәме белән инвалид балаларның өйләренә килеп театр уйнау проекты гамәлгә ашырылды.
- 2021 елның февраленнән 2024елның апреленә кадәр Кариев театрын Луиза Янсуар җитәкләде. Ул театрдан үз теләге белән китте. Луиза Янсуар эшләгән чорда аның идеясе белән чыгарылган «Рөстәм маҗаралары» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә лаек булды.