ru24.pro
World News
Август
2024

Иртәгә Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Апуш» студиясенең кастинглары узачак

0

Иртәгә, 28 августта, «Апуш» студиясенең яңа мәйданчыгында – Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда кастинглар узачак.

«Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа төркеме 2024 нче елның сентябрь аеннан Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда эшли башлый. 9-15 яшьлек мәктәп укучылары арасында узган кастинг нәтиҗәләре буенча ачылачак төркемгә 35-40 бала сайлап алыначак. Алар студиягә бушлай йөриячәк», дип хәбәр итә студиянең матбугат хезмәте.

Катнашучыларның сәләтен кастингның жюри әгъзалары – студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Гүзәл Шакирова һәм студиянең сәхнә хәрәкәте остазы Миләүшә Гыйльметдинова бәяләячәк.

Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда эшләячәк студиядә спектакльне Резеда Гарипова куячак. Бу хакта «Күзлек» лабораториясе финалында хәбәр ителде.