ru24.pro
World News
Август
2024

Бүген Татарстанда 28 градуслы эссе булачак

0

Бүген Татарстанда бераз болытлы һава торышы булу ихтимал, явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +23..+28 градус була. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.

Иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Алмашынучан юнәлешле җил секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атнада республикада уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска югары була.